Әңгәмәдәшем — тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре Фаяз ХУҖИН. Ул «Казан Кремле» археологик фәнни-тикшеренү төркеме башлыгы, мәркәзебез Казанның меңьяшәр кала икәнлеген раслаучы — X гасырга караган культуралы тарихи катламны эзләп тапкан галим.